Әлмәт театрында премьера.
Режиссер Александр Долматов язучы һәм журналист Равил Сабыр әсәре буенча пьеса куйган. Автор быел 50 еллык юбилеен билгеләп үтә, бәйрәм кысаларында премьера да узды.
Тамаша ике өлештән - бүгенге көнне чагылдырган артистларның сәхнәдәге уеныннан һәм 1990-2000 еллардагы студент яшьләр тормышын, милли күтәрелешне чагылдыручы фильмнан тора. Киноспектакль - татар театрының эксперименты.