Җиңү көнен Будапештта каршылыйлар
Әлмәт татар дәүләт драма театры Җиңү көнен Будапешт шәһәрендә бәйрәм итәчәк.
Әлеге бәйрәм безнең халкыбыз өчен иң изге бәйрәм. Бүген аны безгә Җиңү яулап биргән солдатларның оныкчыклары бәйрәм итә, хәтерләр яңарта. Әлмәт театрының бер төркем артистлары әлеге бәйрәмне Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә каршы алачак. Алар шәһәрнең Милли театрында ел саен уза торган Madach International Theatre Meeting (MITEM) фестивалендә катнашачаклар. Быел ул 13 нче тапкыр үткәрелә.
Әлмәтлеләр режиссер Сәрдәр Таһировски куйган «Өзелгән көй» спектаклен алып киттеләр. Ул татарның бөек улы, совет солдаты, композитор, атаклы «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинга багышланган. Төп рольдә Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов. «Өзелгән көй» спектакле фес-тивальдә 2 тапкыр уйналачак. Әлеге спектакль ярты Европаны җәяүләп йөреп чыккан, илебезгә Җиңү язы алып кайткан совет солдатына, халык хәтеренә, татар музыкасына җанлы һәйкәл.
Спектакль MITEM програм-масының этник һәм аз телле халыклар театрларын күрсәтүче бер өлеше булып тора.
Фото: Татьяна Афонина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia