Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Мини-Мисс Әлмәт-2025!» бәйгесенең финалы узды

20 әлмәтле финалда катнашты.

Әлмәттә «Мини-Мисс Әлмәт-2025!» бәйгесенең финалы узды
 

«Әлмәт» милли-мәдәни үзәгендә үзенчәлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде! Биредә сәхнәдә «Мини - Мисс Әлмәт – 2025» матурлык һәм талантлар конкурсының күптән көтелгән финалы узды.

Конкурсның сайлап алу этапларын узган 20 5 яшьтән 13 яшькә кадәр сөйкемле катнашучы таҗ өчен көрәште.

Яшь катнашучылар үзләрен өч конкурс сынавында күрсәттеләр: гомуми чыгу юлы, визитка, талант презентациясе.

Барлык чыгышлар йомгаклары буенча «Мини-Мисс Әлмәт - 2025» титулын 8 яшьлек Аделина Адельшина яулады!

Җиңүчегә таҗны «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Сахарова Изольда Генриевна һәм «Мини-Мисс Әлмәт - 2025» конкурсын оештыручы Николаенкова Дарья Ивановна тапшырды.

Таҗ, диплом һәм лентадан тыш, Аделина партнерларыннан бик күп затлы бүләкләр алды!
 
Инде яз көне Аделина Гаделшина Казанда узачак «Мини - Мисс Татарстан - 2026» республика конкурсында Әлмәт исеменнән чыгыш ясаячак.

«1-Принцесса 2025» номинациясендә-11 яшьлек Арина Гаитметова; «2-Принцесса 2025» номинациясендә - Румия Хәлиуллина, 6 яшь; «Мини-мисс Талант 2025» номинациясендә - Арина Чистякова 13 яшь; «Мини-Мисс Фотомодель 2025» номинациясендә - Риана Рәхимҗанова, 5 яшь җиңү яулады.

Конкурсның һәр финалисткасы лаеклы титул, таҗ, тасма һәм  бүләкләр алды!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса