«Каракүз» этно-модерн фестиваленә – БИШ!
18 июльдән 3 августка кадәр Әлмәттә традицион «Каракүз» этно-модерн фестивале узачак
Узган атнада «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә шул уңайдан матбугат вәкилләре белән очрашу булды.
Быел фестиваль үзенең беренче юбилеен – биш еллыгын билгеләп үтә. Ул Татарстан халыкларының әдәбиятын, музыкасын, сәнгатен үстерүгә һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә. «Каракүз» быел элеккегә караганда да зуррак булачак. Үз тарихында фестиваль 400 000 нән артык кешене җәлеп итте, ел саен катнашучылар географиясен һәм мәйданчыклар санын киңәйтә.
Фестиваль Алтынчәч белән бергә Болгар ханлыгын Аксак Тимер һөҗүменнән саклаган легендар сугышчы Каракүз исемен йөртә. Риваять буенча, нәкъ менә балачакта, музыка коралларында уйнап һәм импровизацияләнгән концертлар оештырып, Каракүз музыкаль ярминкәләр оештырырга уйлаган.
Быел фестивальнең «йөзе», мультимәдәни кодның символы булып Татарстан Республикасының атказанган артисты, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова торачак. Аның татар мәдәнияте байлыгын гәүдәләндерүче образы фестивальнең төп билгесе булачак. Сәйдә фестивальнең ачылышында һәм ябылышында катнашачак, этнофестивальдә чыгыш ясаячак һәм автограф-сессия уздырачак.
«Каракүз» мәдәни традицияләр калейдоскобы кебек күпкырлы. Әлмәт өч атнаның ял көннәрендә Татарстанның мәдәни башкаласына әвереләчәк. Фестиваль үз мәйданчыкларына бөтен Россиядән, шулай ук Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Беларусьтан, Испаниядән талантлы башкаручыларны һәм артистларны җыячак.
Этнофестиваль
«Каракүз» скверында чын мәгънәсендә музыка һәм мәдәният бәйрәме булачак. Бай программага этник музыкантлар чыгышлары, төрки халык уеннары һәм күңел ачулар белән локацияләр, тематик фотозоналар һәм фудкорт керә. Фестиваль кунакларын музыка коралларында уйнау һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар көтә. Программада «Толока» ансамбле (Мәскәү), «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле (Татарстан Республикасы), Татьяна Еремова һәм Jive оркестр (Казан), «Кадим Әлмәт» этномузыкаль коллективы (Әлмәт), «Рекорд оркестр» рок-төркеме (Владимир), Олена Уутай, «Ялар» чуваш рок-төркеме, «Һazina» этнотөркеме (Башкортстан), «Айкай» удмурт дәүләт ансамбле (Удмуртия), «Сарыарка» халык музыкасы ансамбле (Казахстан, Астана), «Ащэмэз» төркеме (Майкоп) һәм «Shono» рок-төркеме (Иркутск) бар.
Мунча фестивале
26 июльдә шәһәр пляжында мунча фестивале узачак. Килүчеләр мунча традицияләре һәм сәламәтләндерү дөньясына чума, парлауның төрле төрләрен сынап карый, иң яхшы пар осталарының мастер-классларын карый, Василий Ляховның лекцияләрен тыңлый, ярминкәдә мунча кирәк-яраклары сатып ала, күргәзмәдә заманча мунча җиһазлары белән таныша алачак.
Рәсем сәнгате фестивале
1 августта узачак фестивальнең төп вакыйгасы – «Каракүз» фестиваленең биш еллыгы уңаеннан яңа рекорд – бер үк вакытта 555 мольбертта рәсем ясау. Программада: мастер-класслар, квизлар, рәссамнар һәм сәнгать белгечләреннән лекцияләр, сәнгать әсәрләре ярминкәсе.
Юмор фестивале
31 июльдән 2 августка кадәр юмор фестивале узачак. Программада: юмористик квиз stand-up концертлар, татар телендә КВН, «Татнефть» ААҖ Кубогына КВН фестивале, анда КВНның Югары, Премьер һәм Беренче лигасы командалары очрашачак.
Гастрофестиваль
2 һәм 3 августта авыл гастроярминкәсе атмосферасында Россиянең төрле шәһәрләреннән шеф-поварлар ачык утта локаль продуктларга басым ясап ризык әзерләячәкләр. Гастрономик эзләнүләр, тематик декорацияләр һәм костюмнар белән театральләштерелгән тамаша, халык уеннары һәм уеннар белән махсус зона балаларны сөендерәчәк.
Фестивальдә «Каракуз Fashion»мода, анимация, «Легкие крылья» урам театры, Бөтенроссия «Аулак» заманча театры һ.б. була.
Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова әйтүенчә, быелгы этно-фестивальдә, узган елгы традицияләр сакланган хәлдә, яңа төр юнәлешләр дә булачак. Бәйрәм үзенең географик киңлеге, төрлелеге белән шәһәр халкын һәм калабыз кунакларын сөендерер дип өметләнәбез.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia