«Оясында ни күрсә...»
Гаилә гомер-гомергә әдәп-әхлак нигезе буларак, баланы тормышка, кеше арасында кеше булып яшәргә әзерләүче бер дәүләт булган. Язучының чималы да, каләм ныклыгы да, иҗат бөтенлеге, сәнгатилеге дә шуннан килә.
2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Татмедиа» ААҖ, «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә язучылар һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге үткәрде. Конкурска эшләр 10 декабрьгә кадәр кабул ителде. Ел ахырында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булса да, кемнең нинди урын алганлыгы укучылар өчен сер булып калды.
11 февральдә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс кысаларныда «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге бәйгедә катнашу һәм җиңүчеләр исемлегендә булу язучы өчен зур шатлык. Чөнки ул иҗатка канат куя, илһамландыра. Бүләкләрне Марат Әхмәтов үзе тапшырды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Татмедиа» ААҖ генеральдиректоры Шамил Садыйков, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, өлкән әдипләр, башлап язучылар, укучылар катнашты.
Бәйрәм югары кимәлдә, әдәби бәйрәм буларак узды. Оештыручыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм.
Рәфкать Шаһиев
Фото: Р.Сәлах
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia