Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә беренче тапкыр мунча фестивале узды

Чын мунчалар шәһәр пляжында ачылды.

Шәһәр халкы һәм кунаклары мунча эше буенча белгечләрнең осталыгын сынап карадылар. Теләүчеләр мунча җиһазлары һәм кирәк – яраклар, сабын, бал, төрле үләннәр сатып ала алдылар-якында гына ярминкә ачылды. Ә үз мунчасы турында күптән хыялланган кешеләрнең аңа заказ бирергә мөмкинлеге бар иде. Җитештерүчеләр сүзләренчә, китермичә заказ ким дигәндә 171 мең сумга төшәчәк.

Мунчаның файдасы турында фестиваль кунакларына мунча осталыгы буенча «Русь банная» УрФО чемпионы Александр Николаев һәм спа-мунча буенча Россия чемпионы Анатолий Филимонов сөйләделәр. Шулай ук экспертлар парлану  буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Мунча ыгы-зыгыны яратмый. Парлануга яхшы әзерләнергә кирәк. Себеркеләрне башта суда тотарга кирәк. Иң яхшы вакыт - 12 сәгать. Әмма барысы да сыйфатка бәйле. Әгәр себерке бик киптерелмәгән икән, ул ике сәгать эчендә дә кирәкле хәлгә җитәчәк, – дип аңлатты Александр Николаев. Осталар шулай  скраб   ясарга өйрәттеләр.

Фестивальнең хедлайнеры Василий Ляхов булды. Аны илнең барлык мунчачыларының «атасы» дип юкка гына атамыйлар: ул – мунча осталыгының беренче мәктәбенә нигез салучы һәм Кремльнең беренче затларын парландыручы.  Василий мунчаның физик, эмоциональ һәм психик киеренкелектән арынырга  ярдәм итүе, ни өчен ул һәр кеше тормышында һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә мөһим булуы турында лекция үткәрде.

- Мунча-ул ритуал, гаилә гармониясе. Бу урын якын кешеләр арасында үзара ышаныч атмосферасы тудырырга сәләтле, - дип билгеләп үтте Василий Ляхов.

Лекциядән соң эксперт тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Ул ни өчен мунча беркайчан да хамамага оттырмаячагын һәм чабынганнан соң карга сикерү традициясе каян килеп чыкканлыгын аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса