Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды

Ул «Нефтьче» мәдәният сараенда ачылды.

«Нефтьче» мәдәният сараенда яңартылган «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды. Бу китапханәнең тарихы шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аңа 1951 елда Бөгелмәдә нигез салына, аннары Әлмәткә күчерелә.

Башта нефтьчеләр өчен китап саклау урыны буларак уйланылган китапханә вакыт узу белән мәдәни, фәнни һәм иҗтимагый тормышның чын үзәгенә әверелде. 90 нчы елларда җиңеп чыгарга туры килгән кыенлыкларга карамастан, китапханә 2003 елда яңадан үз эшен башлап җибәрде. 

«Татнефть» хәйрия фонды, «Таграс» холдингы һәм район башкарма комитеты ярдәме белән ул яңартылды. Тантаналы ачылышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

«Хәзерге заманда китапханә-белем туплау һәм саклау урыны гына түгел, ә мәдәниятне үстерү мәйданчыгы да. Яңартылган китапханәне ачу-ул ремонт кына түгел, ә бөтенләй яңа, заманча киңлек булдыру», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

«БиблиоНефть» креатив пространствосы — заманча күп функцияле үзәк, анда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә үз идеяләрен бертигез уңыш белән тормышка ашыра алачак. Монда кызыклы һәм файдалы вакыт үткәрү өчен барысы да бар: тайм-кафе, уен зонасы, проекторий, проект офисы һәм заманча уку залы-коворкинг.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса