Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

100 дән артык әлмәтле «Һәркем өчен кунакчыл шәһәр» бөтенроссия социаль проектында катнашты

Чара узган шимбәдә Яшьләр үзәге мәйданчыгында узды.

Проект Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап уздырылды. Чара иң беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр категориясе өчен шәһәр мохиты дәрәҗәсен бәяләүне күздә тотты. Проектта катнашучылар 5 маршрут үттеләр. Төркемнәрне озата баручы волонтерлар Яндекс цифрлы платформасында объектларны, пандусларны, җәяүлеләр үтү урыннарын һәм шәһәр инфраструктурасының башка мөһим элементларын билгеләп бардылар. Чара ахырында проектта катнашучыларны чәк-чәк һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Калабызның «Һәркем өчен кунакчыл шәһәр» проектында катнашуы – халыкка уңайлы мохит тудыру юлында мөһим адым. Җыелган мәгълүматлар һәм халык белән элемтәләр Әлмәтне инклюзив һәм тагын да кунакчылрак шәһәр итәргә ярдәм итәр дип ышанып каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса