Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кәләйдә китап бәйрәме узды

Шушы көннәрдә Кәләй авылы Мәдәният йортында зур бәйрәм булды.

Кәләй урта мәктәбе укучылары, ата-аналар, авылдашлар балалар язучысы, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Зинаида Кирилловна Захарованың яңа китабын тәкьдим итү кичәсенә җыелдылар. «Маҗаралы хәлләр» исемле бу китап 2023 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күрде.  

Бу бәйрәмне Кәләй авылы китапханәчесе Зөһрә Спиридонова оештырды. Дәресләрдән соң балаларны китапханәгә чакырып, Зинаида Захарованың әсәрләрен укыды, репетицияләр уздырды. Зөһрә Рөстәм кызының тырышлыгы аркасында бу чара бәйрәм төсен алды.

Бәйрәмнең беренче өлешендә китапханәче Зинаида Кирилловнаның иҗаты белән таныштырды. Кәләй авылында туып-үскән язучы гомер буе мәктәптә математика укыта. Лаеклы ялга чыккач З. Захарова иҗат итә башлый. Бүгенге көндә ул 13 китап авторы. Аның иҗат җимешләре арасында шигырьләр, хикәяләр, җырлар, әкиятләр бар. «Кәләй авылы асыл җир икән...» дигән китабы белән ул үзен тарихчы итеп тә, туган авылын, якташларын яраткан патриот итеп тә танытты. Зөһрә Рөстәм кызы авылдаш язучысының иҗатына зур бәя биреп, киләчәктә дә аның зур уңышларга ирешүенә ышаныч белдерде.

Икенче бүлектә 2 нче, 6 нчы класс укучылары «Маҗаралы хәлләр» китабына кергән «Таблицаны өйрәндем», «Замана әбисе» дигән хикәяләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Авторның хикәяләренә сценарийларны 2 нче сыйныф җитәкчесе Валерия Гудакова язган. Тамашачылар нәни артистларны бик яратып, җылы кабул иттеләр. Бигрәк тә 2 нче сыйныф укучыларын яратып карадылар. Сәхнәдә тәүге тәҗрибәләре генә булса да, алар бик әзерлекле, тырыш икән. Телне дә камил беләләр, рольләрне ятлап, матур итеп башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышларга күмделәр. 

6 нчы сыйныф укучылары «Замана әбисе» исемле мини-спектакль күрсәттеләр. Андреева Виолетта, Исаев Владислав, Тимофеева Ангелина, Трочина Екатерина, Юртов Николай башкаруында куелган бу тамаша барлык кешенең күңеленә хуш килде. 

Бәйрәмнең өченче өлешендә укучылар Зинаида Кирилловнаның 2011 елда «Рухият» нәшриятында басылып чыккан «Тылсымлы сарай» китабыннан шигырьләрен сөйләделәр. Сәхнәдә тамаша җыр-бию белән чиратлашып барды. Әлеге чараның максаты «Рухият» нәшриятына, ул бастырып чыгарган китапларга кызыксыну уяту, укучыларның активлыгын арттыру, китапханә эшчәнлеген яктырту иде.

Зинаида Захарованың чыгышы барыбыз өчен дә кызыклы булды. Ул яңа китабындагы хикәяләренең язылу тарихы белән таныштырды. Киләчәктә дә автор яңа әсәрләр язарга планнары булганын ассызыклады, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. 

Зинаида Кирилловна туган авылында яшәп иҗат итә. Аны даими рәвештә авыл клубына, мәктәпкә очрашуларга чакыралар. Искиткеч иҗат җимешләрен бүләк иткән авторга авыл халкы бик рәхмәтле. Аның әсәрләре шаян да, моңсу да, гыйбрәтле һәм фәлсәфи дә. Балалар язучысы буларак ул яшь буын өчен бик матур китаплар чыгарды. Бу китаплар «Рухият» нәшрияты программасы нигезендә «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә дөнья күрде.
Бәйрәмне оештыручыларга, тамашачыларга автор зур рәхмәтләрен җиткерде.

 
Зөлфирә Мәхмүтова,
Кәләй урта мәктәбенең тарих укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса