Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә туган тел көнен билгеләп үттеләр

Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең иҗатын яратучылар җыелды.

Апрельне Тукай ае дип тә атыйлар, чөнки ул апрель аенда туган һәм шул ук айда вафат булган. Ул нибары 27 ел гына яшәп, бик зур иҗади мирас калдырган. Ул 10 меңнән артык шигырь юлы: 400 дән артык шигырь һәм 9 поэма, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр иҗат иткән. Тукай хезмәтләре дөньяның 50дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген дә аның әсәрләре рус һәм башка милли телләрдә зур тираж белән нәшер ителә.

Бүген Әлмәттә дә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм туган тел көне уңаеннан тантаналы чара узды. Шәһәрнең барлык иҗат интеллигенциясе, шигърият сөючеләр бөек татар шагыйрен искә алырга җыелдылар.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе рәисе, «Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев үз чыгышында әлмәтлеләрне туган телне хөрмәт итәргә һәм сакларга чакырды.


Чара Әлмәт шагыйрьләре һәм язучылары чыгышлары белән дәвам итте, укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, Әлмәт татар драма театры актерлары театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар бергәләп  "Туган тел"  җырын башкардылар һәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса