Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Г. Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең туган көне билгеләп үтеләчәк

Бәйрәм программасы 26 апрельгә планлаштырылган.

26 апрельдә, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Әлмәттә бәйрәм программасы әзерләнде.

Һәйкәл янында аның иҗатына битараф булмаган кешеләр җыелачак. Алар өчен Әлмәт драма театры актерлары театральләштерелгән тамаша әзерләгән. Традицион рәвештә Тукай шигырьләре укылачак. Чара 10:30 сәгатьтә башланачак.

Моннан тыш, мәктәп укучылары Габдулла Тукайның шигырьләрен шәһәр паркында 13:00 сәгатьтә укыячаклар.

Бәйрәмгә шагыйрьнең  иҗатын яратучылар чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса