Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әйтелми калган сүзләр

Әлмәт татар дәүләт драма театрында күренекле язучы, фронтовик Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.

Бу фани дөньяда бөтен эшне дә эшләп, әйтәсе килгән барлык сүзләрне дә әйтеп бетерү мөмкин түгелдер. 
Синнән соң да ул эшләрне дә-вам иттерүчеләр, әйтелмичә калган сүзләреңне башкаларга ишеттерүчеләр булу кирәк. Ә андыйлар булып тора. Аталарының дәвамчылары - малайлар, язучыларныкы - укучылар. Әлеге искә алу кичәсе Рафаил ага Төхфәтуллинның әйтелми калган сүзләрен тамашачы җанына ишеттерде. Ул сүзләргә син дә, мин дә, бө-тен дөнья да сыйган иде...


Рафаил ага 
Төхфәтуллинның 
100 еллыгына
багышланган искә алу 
кичәсеннән соң

* * *
Әйтелмичә калган 
                             күпме сүзләр,
Күпме җырлар калган
                                җырланмый.
Никадәрле олы хезмәт калган,
Гомер юлы узган зарланмый.

Әйтелмичә калган ул сүзләрдә
Таммый калган яше күңелнең.
Уйчан елмаюлы күзләреңнән
Якты сагыш булып түгелдең.

Әйтелмәгән, ләкин ишетелгән,
Җанга якын булган һәр сүзе.
Ул син идең, ул хәтта мин      
                                             идем,
Ул тормышның иде нәкъ үзе.
 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса