Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Саҗидәле Әлмәт, Саҗидәле Казан

Без, әлмәтлеләр, күптән инде шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы үзебезнеке дип уйларга күнеккән

Гомеренең асыл чорын Әлмәттә уздырган, иҗатының чәчәк аткан мәлен Әлмәттә тойган. Әлмәт ул нефтьчеләр каласы гына түгел, ә Саҗидәле, Урсалтаулы кала. 

Әдәбият өлкәсендә 2006 елдан башлап аның исемендәге премия бирелә. Ул чаралар барысы да Әлмәтебездә уза иде. Быелгысы исә үзгә. 19 октябрь көнне Казанда республиканың Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды. Әлмәттән язучылар, артистлар, журналистлар, китапханәчеләр, укытучылар, студентлар, ветераннар, әдәбият сөючеләрдән торган зур делегация катнашты. 

Тантанада катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллалар сәламләде. 

Кичәдә Г. Кариев театры артистларының Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен яттан укулары, К. Тинчурин театры оркестрының уены, Санкт-Петербург биючеләренең чыгышы, Әлмәт театры артистлары М. Гайнуллина һәм Д. Хөснетдиновларның зур осталык белән бәйрәмне алып барулары күңелне сө-ендерде, татар шигърияте, Әлмәт өчен горурлык хисләре кичердек. Китапханә залларын бизәп, шагыйрәнең китапларыннан, шәхси хатларыннан, дәфтәрләреннән, фотолардан торган күргәзмә эшләде. Зәвык белән бизәлгән фотозонада теләгән кеше дуслары, яраткан язучылары, күренекле шәхесләр белән фотосурәткә төшеп, истәлек калдыра алды. Тантана башланыр алдыннан ачык микрофон форматында чыгыш ясау мөмкинлеге тудырылды. Анда теләгән һәркем үз иҗаты белән бүлеште, шагыйрәнең шигырьләрен укыды.

Тамаша залы шигъри дулкында йөзде. Лауреатлар арасында шәһәрдәшебез Минзифа Әхмәтшинаның да булуы аеруча зур сөенеч. С. Сөләйманова исемендәге стипендиягә ия булучылар арасында Әлмәт нефть институты, политехник техникум һәм медицина көллияте студентларының булуы Әлмәттә әдәби иҗатның дә-вамлылыгын дәлилләде.

«Татнефть» компаниясенә иҗади шәхесләрен зурлауда үзләреннән өлеш керткәннәре һәм ярдәм иткәннәре, укытучыларга, китапханәчеләргә башкалага бару мөмкинлеге биргәннәре өчен зур рәхмәт. «Рухият» программасын (башкар. дир. Ф. Шәйхетдинова) тормышка ашыручы актив һәм сәләтле җитәкчеләр булганда, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге укучылар белән булганда халкыбызның киләчәге өметле дип ышанып калабыз. 

Ләлә Ситдыйкова,
татар теле һәм әдәбияты 
укытучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса