Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Төсләр балкышында Зәй чагыла

Шәһәрнең картиналар галереясында Вячеслав Терентьевның «Зәй һәм аның тирә-ягы» исемле күргәзмәсе эшли.

Сәнгать кешеләрен бөтенесе белә, бөтенесе таный дигән фикер яши. Әйе, җырчыларны, театр артистларын чыннан да халык танып белә. Ә менә рәссамнарны... Аларны үзен йөзгә күреп белмәсәләр дә, иҗат иткән картиналарын таныйлар.

Яшәү, дөнья үзе матурлыкка корылган. Рәс-самнар аны төсләр балкышы итеп күрә. Кызык бит, башкаларга яшел булып күренгән урман алар карашында салават күперенең җиде төсе булып күренә. Кычытканлы койма буеннан алар матурлык күрә.

Вячеслав Терентьев-ның август башында ачылган күргәзмәсендә 49 эше куелган. Ав-торның яратып эшлә-гән жанры - пейзаж. Чөнки табигать - чынлык, ихласлык дөньясы ул. Син анда үзең күрергә теләгән төсләрне, җаныңа якын җылылыкны тоясың. Вячеслав Терентьевның картиналарына төсләр төрлелеге, җылылык хас. Кышкы пейзажны да ал, кызыл, сары төсләр белән бирергә сәләтле. Тик ул барыбер көз булмый, ә чын, җанга якын, күңелгә рәхәт кыш була. Моның өчен талант иясе булырга кирәк.

Рәссамның күңеленә Әлмәт, аның табигате, Зәй буйлары аеруча якын. Урсалы, Кәләй, Поташная Поляна, Кичүчат авылы күренешләре җанлы сурәт булып киндергә күчкәннәр.

Ул табигать баласы. Авторның иҗаты моны ачык күрсәтә. Шәһәр малаеның балачагы Әлмәттә, Зәй районында әбисендә уза. Шунлыктан әлеге күргәзмәне дә рәссам Зәй белән бәйли.

Иҗатының башлангыч чорында Вячеслав Юрьевич пумаласына классик стиль хас. Аның эшләренә карасаң, И. Левитан, А. Куинд-жи кебек дөньякүләм рәссамнарның полотноларын искә төшерәсең. Соңгы елларда акрил буяулар, гелий каләм белән декоратив форматта эшләнгән картиналары да шактый күзәтелә. Хәтта классик стильдә язылган пейзажларда да остазы Олег Кульпинның декоратив алымнары чагылып китә. Табигать күренешләрендә ачык-җете төсләрне мулдан, кинәнеп куллана. Ә менә декоратив юнәлештәге эшләрендә композицион яктан шартлылык, төсләр төрлелеге аеруча күзгә ташлана. Бүгенге заманның әдәби һәм рәсем сәнгатен берләштергән комикслар жанрынарак якын дисәң дә була.

 

Гомумән, Вячеслав Терентьев үз стилен булдырган рәссам. Рәссам өчен бу бик мөһим. Әгәр дә сине каләмеңнән, пумалаңнан, син бирергә тырышкан төсләр дөньясыннан таныйлар икән, рәссам өчен бу зур бәхет. Чөнки ул кошлар җырын да, авыл тынлыгын, чишмә чылтыравын, шәһәр гөрелтесен дә төсләр аша бирә белә, аларның моңын, сагышын, шатлыгын үзенеке итә дә, пумала очына элеп киндергә күчерә.
 

Үзенең ике «5» ледән торган гомер бәйрә-мендә рәссам безгә төс-ләр яңгырыннан торган бүләк ясады. Кеше буларак сиңа бер «5»ле булса, иҗатың өчен икенче «5»ле. Уңышлар сиңа, Вячеслав!

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса