Әлмәт драма театры 78 нче сезонын төгәлләде
27 майда Әлмәт театры тантаналы рәвештә 78 нче сезонын япты.
Бүген коллектив Кече шәһәрләр театры фестивалендә катнашу өчен Магнитогорск шәһәрендә гастрольгә кузгала, ә тамаша залында ремонт башланачак. Бу сезонда театр нефтьчеләр грантын отты, бу акчага кәнәфиләр, синхрон тәрҗемә җиһазлары алмаштырыла һәм тамаша залында идән төзекләндерелә, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Әлмәт театрында.
Быелгы сезон премьераларга һәм башка вакыйгаларга бай булды. Сезон 7 октябрьдә Илгиз Зәйниевнең «АХ, яки мәхәббәт элмәге» комедиясе белән ачылган иде. Шулай ук тамашачылар бу сезонда Наилә Нәҗипова куйган «Дала» эксперимент спектаклен дә карады. Лев Толстой пьесасы буенча «Дөм» спектаклен Лиза Бондарь чыгарды.
Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле исә, «Сообщение» театр фестиваленең гран-приена ия булды.
Шушы вакыт эчендә киләсе юбилей алды сезонына әзерлек буенча да зур эшләр эшләнгән. 2023 елның 5 октябрендә куелачак яңа спектакльгә әзерлек эшләре дә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа