Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нефтьчеләр каласының яшь талантлары

Әлмәтнең профильле уку йортларыннан өч студент 2023 елда «Татнефть» стипендиатлары составын тулыландырды.

Яшь талантлар үз тормышларын сәнгать белән бәйләргә һәм киләчәктә үз эшләренең чын осталары булыр өчен һөнәри белем алырга карар иткәннәр.

Компания яшь талантларга ярдәм итү өчен бөтен шартларны да тудыра. 2011 елдан башлап «Татнефть» тарафыннан мәдәният өлкәсендә стипендия гамәлгә куелды. Быел республиканың 13 торак пунктыннан 15, шул исәптән нефтьчеләр башкаласыннан өч студент стипендиат булу бәхетенә ирештеләр.

Арпинэ Манукян, Регина Фәрхетдинова һәм Богдан Вдовин кечкенәдән үк музыкага тартылалар, аны йөрәкләре белән тоярга һәм ишетергә өйрәнәләр. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашып, үзләренең талантларын тагын да үс-терәләр. Әйдәгез, һәрберсе белән аерым танышыйк.

Богдан Вдовин музыкантлар гаиләсендә туа: әнисе Светлана Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте һәм В.И. Самойлов исемендәге 2 нче балалар музыка мәктәбе концертмейстеры. Абыйсы «скрипка» классы буенча музыка мәктәбен һәм «кларнет» классы буенча музыка көллиятен тәмамлаган. Богдан сүзләре белән әйткәндә, музыкага мәхәббәт аларның канында.

- Башта мин дә скрипкада уйнадым, әмма, сулагай булу сәбәпле, миңа ул авыр бирелде. Шуңа күрә мин трубаны үзләштерергә булдым. Р.Н. Нәгыймов исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенә укырга кердем. Белгечлек буенча белем алу белән бергә ансамбльдә һәм оркестрда да уйнадым. Конкурсларга йөрдем, призлы урыннар яуладым, - дип үзе турында сөйләде Богдан.

Ул «труба» классы буенча 1 нче балалар музыка мәктәбен отличиега тәмамлаган.

- Хәзер Әлмәт музыка көллиятендә оркестр бүлегенең өченче курсында педагог Олег Валерьевич Якимочевта укыйм. Шулай ук Николай Егорович Прец җитәкчелегендәге тынлы оркестрда уйныйм.

 

Богдан күп тапкырлар шәһәр, төбәк һәм республика конкурсларында, шул исәптән «Татнефть» Хәйрия фондының «Сандугач сайрар идем» фестивалендә җиңүче булган.

- Стипендиат булуыма бик шатмын. Әти-әниемә һәм педагогларыма рәхмәт. Көллияттә укуны тәмамлагач, югары белем алырга, профессионал булырга һәм үз уеным белән барысын да сөендерергә исәбем, - дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Богдан Вдовин.

«Татнефть» стипендиаты булганнарның тагын берсе - Регина Фәрхетдинова. Ул «Фристайл»  заманча бию студиясен тәмамлаган һәм Казан дәүләт институтының инновацияләр һәм халык сәнгати культурасы традицияләре факультетының 1 нче курсында укый. Студиядә 2018 елдан бирле шөгыльләнгән һәм кыска гына вакыт эчендә иң яхшы укучыларның берсенә әйләнгән.

Педагоглары әйтүенә караганда, Регина сәхнәне бик яхшы тоемлый һәм һәрвакыт 100% ка эшләп, куелыш нигезенә салынган образны, сюжетны һәм идеяне тамашачыга җиткерергә тырыша. Ул бертуктаусыз үзен заманча биюнең яңадан-яңа юнәлешләрендә сынап карый. «Каракүз» хореографик спектакле - шуның ачык мисалы.
 

- Бию - ул җанның теле кебек, эмоцияләр һәм хисләр салсаң, бию бик яхшы килеп чыга, - дип аңлата Регина. - Стипендия алу һич көтелмәгән хәл булды, бу - минем өчен үсешкә һәм сәнгатьтә яңа юнәлешләр эзләүгә зур этәргеч.

Узган елда гына да студия коллективы составында Регина «Созвездие-Йолдызлык» XXII эстрада сәнгате фестиваленең, «Весенние выкрутасы» Халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты конкурс-фестиваленең, «Язгы очрашулар» IX Федераль грант хореография конкурсының I дәрәҗә лау-реаты булган, «Сандугач сайрар илем» фестиваленең Гран-приен яулаган.

В.И. Самойлов исемендәге 2 нче балалар музыка мәк-тәбен тәмамлаган, яшь-ләргә ярдәм итү үзәгенең «Лира» җыр театрында тәр-бияләнүче һәм «Эстрада җырларын башкару» белгечлеге буенча музыка көллияте студенты Арпинэ Манукян да стипендиатларның берсе булды. Ул 6 яшеннән вокал белән шөгыльләнә башлый, шуннан бирле сәхнә аның өчен икенче йорты кебек.

Кайда гына чыгыш ясаса да, ул вокаль әзерлек дәрәҗәсе һәм үзенең артистлык осталыгы белән жюрины шаккатыра. Арпинэ гаиләсендә әрмән халкының традицияләре изге итеп саклана, шуңа күрә аның репертуарында милли җырлар да бар.

 

- Мин төрледән-төрле конкурсларда, шул исәптән «Сандугач сайрар илем» фестивалендә дә катнаш-ым. Бервакыт хәтта фестивальнең символы - «сандугачкай» да булып киттем. Гран-при югары бүләген алуга  ирештем. Шулай ук ТР Хөкүмәте премиясе иясе булып торам, - дип сөйли Арпинэ. - «Татнефть»нең талантлы яшьләр турында кайгыртып, ел саен стипендияләр бирүенә бик шатмын. Хәзер мин рәхәтләнеп, бик теләп музыка көллиятендә белем алам, югары дәрәҗәдәге белгеч булырга хыялланам!

Яшь стипендиатлар бе-лән аралашу барышында безнең шәһәрдә үз киләчәген сәнгать белән бәйләргә теләүче егетләр-кызлар күп булуын аңлау җанга май булып ятты. Һәм без аларның уй-хыяллары тормышка ашачагына чын күңелдән ышанабыз, чөнки мондый талант һәм дөньяны ярату хисе белән башкача булырга мөмкин дә түгел!

Розалия Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса