Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сандугач сайрар илем

Талантсыз бала булмыйдыр ул. Елмаеп-көлеп, бер басасын биш басып торган кызлар һәм малайлар чыннан да бик сәләтлеләр.

Талантны вакытында күреп алып, үстерергә, зур сәхнәгә чыгарырга гына кирәк.

1 апрельдә «Нефтьче» Мәдә-ният сараенда «Сандугач сайрар илем» ХХVI төбәк фестиваленең гала-концерты булды. Кама аръягы төбәгендәге яшь талантларны барлауга юнәлдерелгән бу күркәм фестиваль ел саен «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәме белән уздырыла. Быел әлеге фестиваль Россиядә игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елына багышлап үткәрелде.

Бәйрәмдә дәрәҗәле кунак-лар - «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры И.Ю. Әминов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Р.Н. Мөхәммәдиев, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Р.Р. Мамин, «Рухият» программасының башкарма директоры Ф.М. Шәйхетдинова катнашты.

Р. Мөхәммәдиев үзе-нең котлау сүзендә кат-нашучыларның ел саен арта баруын һәм чыгышларның профессиональ югарылыкта башкарылуларын ассызыклады. Яшь талантларга, аларны әзерләгән укытучыларына, әти-әниләренә үзенең рәхмәтләрен җит-керде.

Концертта халык биюләре һәм заманча композицияләр, җыр, халык уен коралларында башкаручылар чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышлары югары кимәлдә әзерләнгән иде. Һәр чыгыш җылы алкышларга күмелде. Заманча ритм, җитез хәрәкәтләр, динамика, музыкаль бизәлеш бар яктан да камил эшләнгән. Тик үлемсез «Ай былбылым», «Калинка» һ.б. халык җырларына, этномузыкага нигезләнгән дәртле хореографик композицияләр җанга җылылык, рәхәтлек өстәделәр.

Гомумән, «Татнефть» үзе канат куеп зур сәнгать юлына чыгарган бер генә «баласын» да күз уңыннан җибәрми. Сәнгать юнәлешендәге уку йортларындагы шәкерт-ләренә стипендия түләп, аларны рухландырып, үсеш югарылыгына күтәрә. Гала-концертта да «Сандугач сайрар илем»нең узган елгы катнашучылары - бүгенге студентлар игътибар үзәгендә булдылар.

Концерт җылы дуслык шартларында, күтәренке рухта узды һәм язгы көннең чын бизәгенә әверелде. 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса