Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры күрү сәләте чикләнгәннәр өчен махсус спектакльләр тәкъдим итәчәк

78 нче сезон афишасында акция кысаларында барган спектакльләр махсус билге белән билгеләнәчәк.

Махсус белемле кеше – тифлокомментатор күрү сәләте чикләнгән һәм начар күрүче тамашачыларга геройларның тышкы кыяфәтләрен һәм костюмнарын, декорацияләрен, мизансценаларын һәм спектакльнең башка нечкәлекләрен тасвирлаячак, бу аларга башкалар белән беррәттән спектакльдән ләззәт алырга һәм театрда кунакта булу шатлыгын тоярга ярдәм итәчәк.

Театр «Особый взгляд» программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды конкурсында җиңде һәм спектакльләрне тифлокомментарияләр белән үткәрергә мөмкинлек бирүче җиһазлар сатып алды.


78 нче сезон афишасында акция кысаларында барган спектакльләр махсус билге белән билгеләнәчәк.

Конкурс шартлары буенча, күрү сәләте чикләнгән кешеләр мондый спектакльләргә бушлай йөри, дип хәбәр итә театр. 


Тифлокомментарияле беренче спектакльне Әлмәт театрында 7 апрельдә күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса