Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Каләм изгегә тартыр

Очрашу

Мәмәт мәктәбендә «Каләм изгегә тартыр» темасына ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, С. Сөләйманова, Р. Төхфәтуллин премияләре лауреаты, язучы, педагог, журналист, галим, якташыбыз Рәфкать Шаһиев белән очрашу булды.

Әдәби кичә Әлмәт язучылар оешмасына 60 ел тулуга, РФдә Укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мә-дәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.

Очрашуда кунагы-бызның остазы, ветеран укытучыбыз Гөлнәзирә Галиева да катнашты. Ул укучысының мәк-тәп еллары, укудагы уңышлары, иҗади мавыгулары турында сөйләде һәм аның искиткеч тырыш булуын ассызыклады.

Кичәбез Р. Шаһиев-ның тормыш юлын, иҗади уңышларын яктырткан презентация белән үрелеп барды. Укучылар үз чиратында язучыбызның шигъри тәлгәшләрен тезделәр. 9 нчы сыйныф укучысы А. Ихсанов башкаруында «Урсал тау» җыры, 5 нче сыйныф укучысы А. Солтанованың «Авылым» татар халык биюе очрашуны тагын да ямь-ләндерде. 6 нчы сыйныф укучылары «Артык гомер» хикәясеннән өзек сәхнәләштерделәр һәм эчтәлеге буенча фи-керләрен җиткерделәр, сораулар бирделәр.

Рәфкать Шаһиев җавап итеп үзенең тирән эчтәлекле ши-гырьләрен укыды, алар-ның язылу тарихын сөйләде, укучыларның сорауларына тапкыр җавапларын бирде, шигырь иҗат итүнең серләре белән бүлеште.

Мәктәп директоры Миләүшә Гыйләҗева Рәфкать Шаһиевның әнисенә карата булган мөгамәләсен укучыларга үрнәк итеп китерде һәм «Сезнең кебек үз әнисен чиксез яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләр сирәк!» дип, соклануын белдереп, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Укучылар Әлмәт тө-бәге язучылары китап-ларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Шунда ук укытучылар һәм укучыларның гаилә шәҗәрәләре күргәз-мәсе, иҗади эшләре дә урын алган иде. Кичәдә Мәмәт авылы китапханәчесе Фәния Вафина да катнашты. Ул язучының иҗатына күзәтү ясап, укучыларны китап укырга өндәде, китапханәгә ешрак ки-лергә чакырды. Укытучылар, истәлекле автографлар яздырып, язучының күптән түгел басылып чыккан «Элеккечә түгел без генә» китабын сатып алдылар, аның эчтәлегенә карата фикерләре бе-лән уртаклаштылар. Язучы үзе дә зур шатлыгы белән бүлеште. III «Яңа татар җыры» республика бәйгесендә аның сүзләренә Марат Галимов көй язган «Язлар сары түгел» җыры «Ил дәшкән чагында» номинациясендә 1 нче урын яулаган. Иҗатының яңа югарылыкка күтәрелүенә без чиксез шат.

Очрашу безнең күңел-ләрдә якты хатирә булып озак сакланыр. Якташ язучыбызга ки-ләчәктә уңышлар, иҗат чишмәсенең бай булуын телибез.

 

Ләлә Ситдыйкова,
Мәмәт мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса