Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сугыш чоры балалары

Сугыш еллары артта калса да, ул көннәр онытылмый. Авыр сугыш еллары кешелек тормышында мәңге онытылмаслык эз калдырды.

Миңлебай авылы китап-ханәсендә 15 март көнне «Сугыш чоры балалары» дип аталган чара үтте. Чарага авылыбызның берсеннән-берсе матур Ак әбиләре килде. Кунаклар үзләренең сугыш вакытында үткән авыр балачаклары турында сөйләделәр.

Аларны сугыш чоры күп нәрсәгә өйрәтә. Сугыш чорында туган балалар олыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Хуҗалык эшләрен башкаруда, колхоз басуларында уңыш җыю, ат җигеп, хайваннарга азык алып кайту, өйне җылыту өчен ягулык ташуда үзләренең көчләрен кертәләр. Ул вакытта сугыш читләтеп үткән гаиләне табу кыен
була. Һәр гаилә үзенең туганнарын сугышка озата.
Апалар кичләрен чыра яки лампа яктысында күрше-ләре, туганнары белән җы-елышып әтиләре, абыйлары язган хатларны укулары турында сөйләделәр. Сугышта Ватаннарына тугры булып, туган җирләренә кайта алмыйча яу кырында ятып калган авылдашларны искә алып дога кылдылар, мөнәҗәтләр укыдылар. «Алар Ватан өчен көрәштеләр» дип исемләнгән альбомнан исән кайткан авылдашларыбызның фотосурәтләрен күзләделәр. Хәзер инде алар исән түгел.

 

Китапханә мөдире килгән кунакларны яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды. Апалар яшь чакларын искә төшереп, күңелле итеп уеннар уйнадылар, мәзәкләр сөйләделәр, җырлап-биеп тә алдылар.

 

Очрашу ахырында әби-ләребезнең өйләреннән үз куллары белән пешереп алып килгән тәмле коймаклары, кабартмалары белән сыйланып чәй эчтек, истәлеккә фотога төштек.

Чара бик күңелле узды. Вакыт табып килгән әби-ләребезгә, апаларыбызга Алланың рәхмәте яусын. Шундый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. Бер очрашу - үзе бер гомер.

Лилия Габдуллина,
Миңлебай авылы китапханәсе мөдире

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса