Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халыклар мәдәнияте фестивале

Ул Әлмәт муниципаль районында инде җиденче тапкыр үткәрелде.

Әлеге матур традиция район мәгариф идарәсе, Халыклар дуслыгы ассамблеясы, Бөтендөнья Татар конгрес-сының Әлмәт бүлеге бе-лән берлектә уздырыла. Быелгы фестиваль исә Ха-лыкара Туган телләр көне кысаларында шәһәрнең балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә үтте.

Бәйрәмдә барлыгы 23 команда катнашты. Алар бүгенге тантанага килеп җиткәнче мәктәпләрдә чаралар үткәреп, тулы әзерлек алып бардылар. Милли кием, гореф-гадәт, милли ризыклар турында сөйләргә, таныш-тырырга кирәк иде. Һәр команда аерым бер мил-ләт мәдәнияте белән та-ныштырды. Һәр милләт үзенең үзенчәлекле теле, гореф-гадәте, йолалары, күз явын алырлык матур киемнәре белән бергә рухи байлыгын күрсәтте.

Фестивальдә узган бәй-гегә нәтиҗәләр ясалды. Иң дәрәҗәле урын, Гран-прига «Адымнар» мәктәбе (татар милли мәдәнияте) һәм шәһәрнең 4 нче урта мәктәбе (мордва милли мәдәнияте) лаек булдылар. Беренче урынны Яңа Кәшер урта мәктәбе шәһәрнең 10 нчы мәктәбе белән бүлеште. Шәһәрнең 11 нче, 25 нче, Урсалы һәм Миңлебай мәктәпләре икенче урынга лаек бул-дылар. Өч мәктәп татар милли мәдәниятен, Урсалы мәктәбе чуваш милли мәдәниятен тәкъдим итте. Мәмәт, Кичүчат, Ямаш, Иске Суркин, Түбән Мактаманың 2 нче һәм шәһәрнең 20 нче мәктәпләре 3 нче урынны бүлештеләр.

Шәһәрдәге Халыклар дуслыгы ассамблеясы җитәкчесе Фикрәт Бакиров, гадәттәгечә, зур бүләкләр белән килгән иде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Фикрәт әфәнде мондый чараларның берсеннән дә читтә калмый. Үзебезнең «яңа татар», «яңа рус»лар да мондый чараларда күренсәләр, әлеге фестивальләр тагын да күркәмрәк булыр иде. Алдагы чараларда сезне дә көтәбез, газиз милләттәшләр!

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса