Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Нәни алтын каләм» ияләре

Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбендә Халыкара Туган телләр көнендә икеләтә бәйрәм узды - бүген беренче тапкыр мәктәп укучыларына балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар исемендәге әдәби премия тапшырылды.

Премия алу бәхете  мәктәп укучылары арасында  уздырылган «Нәни алтын каләм» әдәби конкурсында  җиңүчеләргә елмайды.

Аның максаты- балаларда туган телләренә карата мәхәббәт тәрбияләү белән бер үк вакытта аларны әдәби иҗатка тарту да. Конкурска килгән әсәрләрнең иң яхшылары дип табылганнары үзнәшер китапчыкка керде. Татар телендә язучылар арасында беренче урынны  7а сыйныфы укучысы Элина Хәсәнова, икенче урынны 2а сыйныфы укучысы Альберт Вәлитов, өченче урынны 7а сыйныфы укучысы Сабина Зарипова, рус телендә язучылар арасында  беренче урынны  3б сыйныфыннан Айлина Әюпова, икенче урынны 3б сыйныфыннан Даниил Маланчев, өченче урынны 4в сыйныфы укучысы Глеб Шиловлар яулады. Алар диплом белән бергә акчалата премиягә һәм үз әсәрләре кергән күмәк китапчыкка  да ия булдылар.

Конкурста катнашкан  барлык балалар сертификатлар һәм тәмле призлар  белән бүләкләнде. Премия тапшыру тантанасы  иртән-иртүк башланып киткән Туган  телләр  бәйрәмен тагын да ямьләндереп җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса