Әлмәтнең «Кайгырту» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин-тылсымчы» бәйгесе узды
Чарада утыздан артык бала катнашты.
26 нчы сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе тарафыннан уздырыла торган «Мин – Тылсымчы» исемле сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен гамәли-сәнгать буенча хәйрия бәйгесе узды. Иҗат фестивале 30дан артык баланы җыйды. Балалар һәм аларның әти-әниләре әлеге бәйгедә катнашырга бик теләп һәм зур җаваплылык белән алындылар. Бәйгедә катнашкан өчен һәр бала дипломга һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды. Мактаулы өченче урынны «Көзге хуҗабикә» эше өчен Давид Риятов алды. Икенче урынга «Өйчек» эше өчен Надежда Андреева лаек булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүне «Урман могҗизалар йорты» эше өчен Артем Богданов яулады.
"Чараны оештыруда һәм үткәрүдә «Волонтер» үзәге зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук «Легкие крылья» урам театры да катнашты, Кариб диңгезе Пираты Капитан Джек Воробей балаларга онытылмаслык тәэсир калдырды", дип хәбәр итә оештыручылар.
Фото: Әлмәт "Кайгырту" үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа