Ркаил Зәйдулла: «…хәтта күзләремә яшьләр килде»
Күптән түгел Якутиядә шаулап-гөрләп Татарстан көннәре узды.
Анда катнашкан әлеге зур төркемдә Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, Г. Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла да бар иде.
Язучы яза, ә менә язучылар җитәкчесе язып кына калмый, каләмдәшләренең әсәрләрен укырга да вакыт табарга тырыша.
- Якутиядән кайтканда самолетта Рәфкать Шаһиевның “Элеккечә түгел без генә” повестен укып чыктым. "Казан утлары"нда ул “Гайшә-Фатыйма” исеме белән басылды. Күптән мондый әсәр укыганым булмаган икән. Янәшәдә утырган Фәрит Бикчәнтәй, шуның кадәр нәрсә укыйсың, караңгы бит инде, ди. Аерылып булмый. Ике-өч урында хәтта күзләремә яшьләр килде. Шәп! – диде Р. Зәйдулла, үзенең гөбердәп чыккан күкрәк тавышына хисләрен кушып.
Гөрнәдирдәй мишәрне дә “селкетерлек” булгач, димәк, начар әсәр булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа