Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Анимация цехы" барлыкка килде

Әлмәттә "анимация мәктәбе" базасында яңа белем бирү проекты старт алды.

Аны "Татнефть" компаниясе ярдәме белән танылган Россия режиссеры, продюсеры һәм сценарист Тимур Бекмамбетов белән берлектә оештырдылар.

"Анимация цехы" ачылган көнне танылган режиссер беренче студентларны үзе сәламләде һәм проект турында тулырак сөйләде.

Шулай ук "Татнефть" хәйрия фонды директоры Ренат Мамин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бу проектта өлкәннәр дә яңа һөнәр алачак. "Без, асылда, яңа эш урыннары булдырабыз. Шул ук вакытта кешеләр Әлмәттә яши һәм бөтен дөнья буенча акча эшли ала",- дип билгеләп үтте Ренат Рәүф улы.

Студентлар "Анимация цехы"на керү алдыннан тест уздылар. Өстенлек актерлык тәҗрибәсе булган кешеләргә бирелгән, чөнки алар персонажларның тән мимикасы һәм теле рәсемнәрен яхшырак үти. Нәтиҗәдә, 80 теләүченең 30ы сайлап алуны узган.

Алар барысы да бушлай укып,  20 мең сумга якын стипендия алачак.

Укыту 4 ай дәвам итәчәк, практика тагын 8 ай дәвам итәчәк. Курс азагында Бекмамбетовның  мультфильмын төзүдә катнашачак сигез иң яхшы кеше калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса