Әлмәттә «Аулак өй-баттл»
25 февральдә Әлмәтнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназиясендә 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй-баттл» бәйгесе үтте.
Әлеге проектның авторы - «Үз өем» журналы редакторы Сәрия Закирова.
Чара Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, Татарстан Язучылар берлеге бе-лән берлектә оештырылган иде. Аның максаты - татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу гореф-гадәтләргә, йолаларга ихтирам, милли җырлы-биюле уеннар, милли ризыклар аша туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү.
Командалар сәламләүдә, аерым киселгән сүзләрдән билгеле шагыйрьләрнең шигырьләрен җыюда һәм авторын белүдә, такмаклар язуда һәм әйтешүдә, әдәбиятны белүдә ярыштылар. Шулай ук катнашучыларның киемнәрендә милли элементлар булырга, алар халык җырларын, биюләрен белергә тиешләр иде.
Бәйгедә алты команда көч сынашты: Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Лениногорск районыннан, Казан шәһәреннән һәм Риза Фәхреддин исемен-дәге татар гимназиясе укучылары командасы.
Әлбәттә, гимназия укучы-ларының сәламләвенә бер команда да җитә алмады. Балаларның ихласлыгы, таланты барысын да таң калдырды. Бәйгене укучылар һәм Казан кунаклары - язучылар башлап җибәрде. Татар әдәбиятын белү, осталыкта ярышу укучыларның җиңүе белән тәмамланды.
Алга таба батллны Азнакай һәм Мөслим районы командалары дәвам итте. Бу командалар арасында азнакайлылар алга чыкты. Ярыш булгач, берәү җиңә, икенчесе җиңелә. Бәйгедә Азнакай районы данын якларга татар әдәбияты белән көн дә очрашып торган бер төркем язучылар, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. Мөслимлеләр исә әлеге бәйгегә, киресенчә, татар әдәбиятын, телен, мәдәниятен мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә пропагандалауны максат итеп, аларда кызыксыну уянсын дигән теләктән, төрле һөнәр ияләрен алып килгәннәр. Араларында авыл җирлеге башлыклары булу белән һәм иң күп ир-егетләр катнашкан команда буларак, алар мактау-га лаек. Гомумән, әлеге чарага зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр алар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буен-ча урынбасары Марина Бәд-ретдинова чарага команданы үзе туплап килгән иде. Бу уңайдан безнең шәһәр хакимияте үлгәнме, әллә йок-лаган гынамы диясе килә. Телгә, милли сәнгатькә мө-нәсәбәтне күршеләрдән өй-рәнсеннәр иде.
Хуҗалар белән Лениногорск командасы көч сынашты. Көчләр тигез иде, шуңа да ярыш шактый киеренке барды. Шулай булса да, дуслык, күршелек төшенчәләре югалмады. Әлмәтлеләр, тигез генә барганнан соң, такмаклар әйтү ярышында бер балга күршеләрдән калыштылар. Һәм бәйге Лениногорск командасы файдасына тәмамланды. Һәр командадан иң актив катнашучыны сайлап, җәен Болгарда узачак финалга тәкъдим иттеләр.
Чараның максаты бик изге. Оештыручыларның хыял-теләкләре зурдан. Ләкин, әлеге чара чын мәгънәсендә телебезне, әдәбиятыбызны, гореф-гадәтләребезне торгызуны, яшәтүне үзмаксат итеп куя икән, моңа җитдирәк карарга кирәк. Күбрәк эшче яшьләрне, студентларны җәлеп итәргә. Бу юнәлештә «Татнефть» оештыра торган бәйге-чараларны үрнәк итеп куярга мөмкин. Татар сәнгате үз югарылыгында булырга, финансланырга тиеш. Матур сөйләүдән туктап, эшләргә вакыт җитте. Шунда гына татар мәдәнияте башкалар сок-ланырлык югарылыкта булыр.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа