Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яхшы китап - ышанычлы юлдаш

Заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, китап та, китап укучы да бар һәм булачак. Сүз дә юк, билгеле бер чорда ул әзрәк булыр, бер чорда күп.

Бүген мәгълүмат чыганагы бик күп төрле. Тик китап үз югарылыгын, дәрәҗәсен югалтмый. Әлбәттә, бүген кеше китапны элеккеге кебек йотлыгып укымый. Китап уку өчен күңел күзең дә кирәк, ди халык мәкале. Әйе, әдәби китап җаныңа үтә, уйландыра. Хәтерләсәгез, совет чорында Мәскәү метросында бөтен халык китап укып бара иде. Бу бүген дә шулай.

Заман, техника алга киткән саен нәшриятлар да үзләренең эшчәнлекләрен яңача алып бара. Бүгенге тизлектән артта калырга һич тә ярамый. Шуңа күрә татар әдәбиятының йөзек кашы булган «Казан утлары» журналы шул исемдәге серия белән китаплар нәшер итә башлады. Алар бик уңайлы форматта, дизайн ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да бүгенге укучының таләпләрен исәпкә алып эшләнгән.

Популяр язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәр-кемгә бер кояш» повесте инстаграм челтәрендә үзара аралашу рәвешендә язылган. Язучы әлеге аралашуда бүгенге чорның кискен проблемаларын күтәрә. Төп геройларның шәхси тормышындагы сынаулар белән янәшә туган тел, укытучы, мәктәп, авыл язмышы мавыктыргыч итеп сурәтләнә.

Татар әдәбиятының чикләре Фәрит Имамовның фантастика жанрында иҗат ителгән «Мәхәббәт талисманы» китабында киңәеп китә, яңа сулыш ала. Эшмәкәр Азамат вакыт чоңгылында адашып калган хатыны Сөмбеләне эзли. Тапканмы икән? Кызык бит?!

Хөрмәтле китап, әдәбият, сүз тәмен яратучы газета укучыларыбыз! Китап бит ул башка дөньяларга тәрәзә ача, офыкларны киңәйтә. Яхшы китап - иң ышанычлы юлдаш. Әлеге китапларны безнең редакциядән сатып алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон:
8(8553) 32-59-76.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса