Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районындагы Фатих Кәрими музеена уникаль экспонатлар тапшырылган

Музейга гарәп телендә уникаль экспонатлар бүләк иткәннәр.

Аларны  Уфа дәүләт нефть институты профессоры Кашапов Әхсән Минһаҗ улының улы Айдар Әхсән улы Кашапов биргән. Ул бүгенге көндә Прагада яши. Башкортостан Республикасына Уфа шәһәренә кунакка килгәч, әтисенең шәхси китапханәсен караганда гарәп телендә китаплар таба. Китапларны өйрәнеп, Фатих Кәримнең бу китаплары, дигән нәтиҗәгә килгән. Социаль челтәрләр аша Татарстан Республикасында Әлмәт районының Миңлебай авылында Фатих Кәрим исемендәге мемориаль музей барлыгын белгәч, аларны музейга бүләк итеп бирергә карар кылган.


Киләчәктә бу китапларны өйрәнү, текстларны тәрҗемә итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса