Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нурдан якты нур калды

Исән булса, 14 декабрьдә яраткан язучыбыз Нур Әхмәдиевнең 75 яшен билгеләп үтәр идек. Ләкин...

Кеше китә - җыры кала, дигән гыйбарә соңгы вакытта бик еш яңгырый башлады. Кеше аны олыгая барган саен ныграк аңлыйдыр. Яшәгән саен тормышка башка күзлектән карыйсың, сиңа бик якыннар бакыйлыкка күчеп, күңелләрдә моңлы бер җыр булып яши башлый.

Нур абыйга табигать талантны өеп биргән иде. Ул шагыйрь дә, прозаик та, журналист та, кеше белән оста аралаша белә торган әңгәмәдәш, үткен юмор остасы да иде.

- Яшисе дә яшисе иде дә бит. Шулкадәрле яхшы кеше, зур, күпьяклы талант иясе иде, - дип искә ала аны Уфада яшәүче шагыйрә Ләйсән Кәшфи.

Халкым аны берсеннән-берсе матур җырлары аша кабул итте. Күптән түгел «Тәртип» радиосында «Кабатланмас моңнар» тапшыруы Нур Әхмәдиевнең 75 еллыгына багышланган иде. Тапшыруны алып баручы Наилә Яхина аны җырчы-шагыйрь буларак ача. Чыннан да, Нур Әхмәдиев сүзләренә язылган җырларны кемнәр генә башкармый. Ул җырлар бүген дә татар эстрадасыннан төшмиләр.

Гомумән, Нур абый белән аралашу гына да үзе зур мәктәп иде. Күпме аралашып, бергә юлларда йөреп, мин аның тавыш күтәргәнен, кемнедер гаепләгәнен ишетмәдем. Ул һәркем турында җылы сүз әйтергә җай тапты. Аның тәнкыйте дә, тәнкыйтьтән бигрәк, шаярту була иде. Ә ул шаяру артында бик тирән фәлсәфә. Шул рәвешле экспромт әйтелеп, кәгазьгә теркәлми калган никадәр шигырь иҗат ителде. Оешмада җыелган чакларда аның килүен көтеп тора идек. Чөнки ул үзенең рухи ныклыгы белән барыбызга да үрнәк булды. Зарланмый, сыкранмый, елмая, шаярта. Үткәргән чараларга да килергә көч, мөмкинлек таба иде. Халык алдына, яраткан укучысы каршына чыгып бер шигырь уку да аңа көч, егәр өстәде.

Туган ягы Әсәй авылы аның өчен илһам чыганагы булды. Бик күп язучыларга хас булганча, аны күкләргә чөеп мактады, авылдашлары белән горурланды.

Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, кайбер кешеләр киткәч, ул урын, тирәлек бик озак буш тора, дип язган иде. Нур абыйның да урыны шулай буш, аны беркем дә, бернәрсә дә тутырмады. Әле озак вакытлар шулай булыр.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса