Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә беренче театр-шахмат турниры узды

Аны шәһәрнең "Легкие крылья" театры оештырган.

Шәһәрдә беренче театр-шахмат турнирын «Легкие крылья» театры коллективы оештырды. Урам театры артистлары кунакларны үз йортларында әле узган ел ук кабул итә башлаган иде. Ул вакытта аларның беренче чарасы узды. Ә хәзер шахматчы-һәвәскәрләргә актерлар белән генә түгел, аларның персонажлары белән дә көрәшергә туры килде.

Шахмат турниры һәвәскәрләр өчен генә уздырылды. Анда 20 минутлык 4 тур булды.

Урам артистлары төрле җәмәгать киңлекләрендә, парклар, скверлар, проспектлар, бульварларларда эшли. Ә "Легкие крылья" үзенең студиясендә дә хезмәт куя әле.  

"Кунакларны үзебездә кабул итәбез. Монда төрле чаралар, өстәл уеннары үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, якты, уңайлы.  Хәзер без  шахмат турниры да оештырырга мөмкин булуын аңладык", – ди «Легкие крылья» урам театрының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ханнанова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса