Әлмәт театры дәрәҗәле театр фестивалендә чыгыш ясаячак
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры дәрәҗәле театр фестивалендә чыгыш ясаячак

Алтай өлкәсендә театр көзенең төп вакыйгасы — В.С. Золотухин исемендәге IV Бөтенроссия яшьләр театр фестивале.

Быел фестивальдә Барнаул, Новосибирск, Кемерово, Чиләбе, Екатеринбург, Няган, Уфа, Глазов, Әлмәт һәм Вологда шәhәрләреннән иҗат коллективлары катнашачак. Фестивальнең кунагы — Мәскәү Таганка театры.

Әлмәт театры фестиваль кысаларында "Эзоп" спектаклен тәкъдим итә! Спектакль 20 сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә булачак.