Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Диана Вишневаның Context заманча хореография фестивале узды

Әлмәт тамашачысы «Нефтьче» мәдәният сараенда узган Context фестивалендә заманча хореография белән таныша алды.

Бу нефтьчеләр ярдәме белән мөмкин булды. Фестивальнең оештыручысы -  Мариинский театрының һәм Америка балет театрының прима-балеринасы Диана Вишнева.


Диана Вишнева фестивальне үзенең балет соло-номеры белән ачып җибәрде. Проект заманча хореографиягә багышланган, шуңа күрә сәхнәдә төрле юнәлешләрне күрергә мөмкин иде.

« Мин дөнья контекстында. Һәм мин хәзерге хореографиянең дөнья контекстында булуын телим», – дип планнары белән уртаклашты "CONTEXT. Diana Vishneva " халыкара фестивален оештыручы Диана Вишнева. 

Беренче тапкыр фестиваль 2013 елда узган. Гастрольләр Екатеринбургта, Пермьдә, Гаагада, Лондонда һәм Тель-Авивта бию сәхнәләрендә булган. Хәзер гастрольләр исемлеген Әлмәт тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса