Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр хәситә тегәргә өйрәнгән

Әлмәттә "Ак калфак" оешмасы әгъзалары тарихчы Әлфия Ямаева белән очрашкан.

Әлфия Ямаеа чарда катнашучыларны хәситә тегәргә өйрәткән. Әлеге чара "Ак калфак"ка йөрүче  Гөлия Замалиева ярдәме белән уздырылган.

Милләтебез хәзинәсе - аның уңган халкы, гасырларга сузылган ядкарләребез.

 

Хәситә - озынлыгын 30-40 см,киңлеге 5-12 см булган тукыма бәйләвеч. Аны κүлмәк өстеннән сул беләк аша үткәреп, уң култык астына кигәннәр. Хәситә тукымасына коръән яисә бөти савыты тегелгән. Кешенең җаны тәненнән уң култык асты аша чыгып китә дигән инануларны да исәпкә алып, хәситәнең нинди зур максатка хезмәт итүе аңлашыла. Ул хуҗасының җан сакчысы булган. Хәситәгә төрле тәңкәләр, асылмалар, кыйммәтле ташлар hәм йомры сәдәфләр тагылган. Аларны хәситәнең бөтен буена рәт-рәт итеп тезгәннәр. Бишәр-алтышар тезмәле хәситәләр аеруча затлы күренгән.

Тукыма хәситәләрдән тыш, бай шәһәр хатыннарының коелган яисә сәркә тәңкәләрдән ялгап эшләнгән тоташ метал хәситәләре киюе дә билгеле. Аларына төсле ташлар белән бизәлгән асылмалы тәңкәләр тагылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса