Вьетнамнар бәрәңгесе
1 кг бәрәңге, 4-5 суган, 200-300 г казылык, 100 г сыр. 2-3 каты пешкән йомырка, 1 чи йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае, майонез.
Бәрәңгене һәм суганны боҗралап, казылыкны шакмаклап, пешкән йомырканы вак итеп турарга. Сырны угычтан үткәрергә. Вакланган йомыркага чи йомырка һәм майонез салып болгатырга.
Табага үсемлек мае агызып, ризыкларны катламлап салырга: бәрәңге, суган, казылык. Тагын бер кат бәрәңге салырга һәм тоз, борыч сибәргә.
0,5 ст су салып, йомырка һәм майонезлы катнашманы агызырга, сыр сибәргә. Духовкада капкач капламыйча гына пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа