Майда пешерелгән кабартма
Мең дә бер киңәш

Майда пешерелгән кабартма

Ачы камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр дә тактага яки тастымалга кабартырга куялар.

Кабартманы кәстрүлдә яки табада, кайнап торган майда, әйләндерә-әйләндерә кыздырып пешерәләр. Кабартма кызарып һәм кабарып пешәргә тиеш. Әзер кабартманы кәстрүлдән тишекле чүмеч белән, табадан чәнечке белән алып, табынга кайнар килеш бирәләр. Кабартманы каймак, повидло яки варенье белән ашыйлар.