“Кырмыска оясы” торты рецепты
Камыр өчен: 0,5 стакан каймак, 0,5 стакан шикәр комы, 200 г май, 0,5 стакан он, 0,5 бал калагы чәй содасы.
Крем: 1 банка куертылган сөт һәм 200 г атланмай. Икесен бергә бртөрле масса барлыкка килгәнче яхшылап болгатырга. Бөтен әйберләрне кушып каты итеп камыр басарга. Соданы аш серкәсе белән сүндереп салырга. Камырны 2 сәгатькә салкын урынга куярга һәм иттарткыч аша чыгарып, табада пешерергә. Суынгач вакларга һәм крем белән болгатырга. Савытка кырмыска оясы формасына кертеп, өеп, өстенә мәк сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа