Чия бәлеше
1 кг камыр 600-800 г камыр 250 г шикәр комы бәлеш өстенә сөртү өчен 1 йомырка 1 кг төче камыр өчен: 600-700 г он 200-250 г су яки сөт, 30 г шикәр комы 40-45 г май 1-2 йомырка 10-15 г тоз
Төче камыр әзерлибез.
Савытка су яки сөт, тоз, май салып, йомырка сытып болгаткач, он өстәп камыр басалар һәм җәймәләр әзерлиләр.
Әзер әче камырны ике тигез булмаган кисәкләргә бүләргә.
Зуррак кисәген 0,5 см калынлыкта җәеп табага салырга һәм төше алынган, юылган чияне тезәргә дә өстенә шикәр комы сибәргә.
Камырның калганын җәяргә, чия өстенә капларга, һәм кырыйларын ябыштырырга.
Мичтә камыр өсте кызарганчы пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа