31 июльдән 11 августка кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге яшелчә, җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылуы турында хәбәр итә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(8553)22-65-52 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин, консультация вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10 йорт.
Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең «кайнар линия»сенә 8 800 555 49 43 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.