Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сырниклар пешерәбез

Иртәнге аш өчен сырниклар ясау бик уңайлы.

Сырниклар безнең илдә иң популяр һәм җиңел әзерләнүче ризык. Эремчектән ясалган йомшак, тәмле, туклыклы коймак гаилә әгъзаларының һәрберсенә ошарлык ризык.

Сырниклар әзерләү рецепты бик борынгы заманнарга барып тоташа икән. Сырниклар – славян кухнясының традицион ризыгы. Безнең борынгы бабаларыбыз рационында сөт продуктлары азыкның аерылгысыз өлеше булган, бу йорт хайваннары үрчетү белән бәйле. Сөтне әче килеш тә кулланганнар. Нәкъ менә җыелган сөттән эремчек ясаганнар, Русьта аны «сыр»дип атаганнар. Җылылык тәэсирендә әче сөт өстендә – эремчек суы, ә аның астында эремчек хасил була. Ул бер атнадан да артык сакланмый, шуңа күрә аны кечкенә брикетларга төреп салкынча урынга саклаганнар.

Эремчекнең төп әче сөт продуктларының берсе буларак файдасы безнең бабаларыбызга да билгеле булган. Ул кальцийга, аксымнарга, фосфорга, төрле кислоталарга һәм микроэлементларга бай. Эремчек һәркемгә: балаларга, өлкәннәргә  кирәк. Авырлы хатыннарга ул аеруча файда китерә. Эш шунда ки, аның составындагы кальций һәм фосфор организмга сөякләрне ныгыту һәм формалаштыру өчен кирәк. Эремчек бик тиз үзләштерелү һәм күп кенә витаминнар һәм микроэлементлар булу аркасында, ашказаны-эчәк тракты проблемаларын хәл итәргә һәм күп кенә авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Эремчек составындагы ферментларның гормоннарның һәм файдалы матдәләрнең организмда алмашу реакцияләрен тизләтүе һәм авырлыкны тотрыклыландыруы, нерв системасын ныгытуы мәгълүм факт булып тора. Ул медицина һәм косметологиядә, балаларны тукландыруда, спортчыларны тукландыруда, диетик рационда киң кулланыла.

Хәзер сырниклар планетада күпчелек кешеләрнең яраткан ризыгы булып тора, шуңа күрә аны әзерләү рецептлары да күп. Безнең илдә сырникларның рецептлары һәр гаиләдә төрле,без сезгә әлеге рецептны тәкъдим итәбез. 

Сырниклар ясар өчен кирәк:

  • 1 йомырка
  • 2 аш кашыгы чамасы он
  • бер кап эремчек (катырак булса яхшырак)
  • тәменчә шикәр комы

Эш барышы:

  • Бөтенесен бергә болгатырга.
  • Камыр әзерләгәнче майлы табаны кызарга куярга.
  • Әлеге кушылмадан түгәрәкләр ясап, онлы тәлинкәгә салып әвәләргә.
  • Ике ягын да кызарганчы кыздырырга.
  • Табынга шикәр комы сибеп яки каймак белән бирергә.

Ашыгыз тәмле булсын!

 

Фото: Минеханова Роза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса