Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кан куе булса

Югары һәм куе кан йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәпче булырга мөмкин.

Андый очракта табиблар канны  сыеклый торган препаратлар эчәргә ки-ңәш итә. Югары күр-сәткечләргә халык чаралары ярдәмендә дә ирешергә мөмкин.

Инфаркт һәм инсульт-ка профилактика  ясауда төп максат - тук-лану рационына көн саен канны сыеклый, тромблар хасил булуны кисәтә торган ризыклар кертү.

lКардиологиядә канны сыеклауның иң нәтиҗәле ысулы булып аспирин һәм трентал санала. Аспирин табигый формада кефир, кымыз, тал кайрысы һәм күп күләмдә диңгез кәбестәсендә бар.

lБалык мае канны сыеклап кына калмый, ә барлыкка килгән тромблар һәм склероз төеннәрен дә бетерә. Аны атнага 3-4 тапкырдан ким ашамаска кирәк. Бигрәк тә балыкның майлы төрләре файдалы.

lЧили борычы А һәм Е витаминнарына, калий һәм фолий кислотасына бай. Болар канны сыеклый, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса