Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Баш ник авырта?

Организмга су җитмәсә дә баш авыртырга мөмкин.

Баш авырта башлауга бер стакан җылы су эчәргә кирәк. Әгәр 15-20 минуттан авырту бетмәсә, димәк, сәбәп башкада.

Баш авыртуыннан саклану өчен көн дәвамында 1,5-2 литр чамасы  су эчү зарур.
Су җылы булырга тиеш.

Баш авыртканда «узар әле» дип дару эчми тормагыз. Кешенең баш мие авыртуны да исендә калдырырга сәләтле. Аны ул тиз генә онытмый, хроник төс ала. Шуңа да авыртуны тизрәк басарга кирәк.

Башны кысып торган башлык кию, ободок тагу маңгай, чигәдәге кан әйләнеше бозылу һәм башка авыртуга китерә. Чәчне резинка, заколка белән каты итеп җыеп куйганда да шундый хәл күзәтелә.

 

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса