Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Рассаданы кайчан күчереп утыртырга

Пикировка - рассаданы кечкенә савыттан зурысына күчереп утырту.

Пикировка ясау үсентене ныгыта һәм тамыр системасын үстерә. Чөнки зур савытта рассадага кысан була башлый һәм алар тиешле күләмдә туклык-лы матдәләр ала алмый. Шулай ук пикировка ясаган вакытта көчсез һәм авыру шытымнарны да бетерергә була.

 

Нинди үсемлекләргә пикировка ясарга ярамый?

Бу ысулга каршы булучылар пикировканы яшь үсенте өчен зур стресс һәм аларның күбесе яңа урында үсеп китә алмый дип саный. Хәтта тамырларына аз гына зыян килү дә үсентене үтерергә мөмкин. Шуңа күрә кайбер культураларны күчереп утыртырга ярамый. Бу - ташкабак, кыяр, кабак, кавын. Аларны баштан ук аерым савытларга чәчәргә һәм 3-4 яфрак чыгаргач туфракка күчереп утыртырга кирәк.

Ә томатларга һәм өстән-өстән генә чәчелә торган үсемлекләргә (мәсәлән, петунияләр) бу файдалы гына. Чөнки үскән саен аларның сабагын туфракка батырырга кирәк. Моны пикировка ясаганда эшләү җайлырак.

Пикировка ясарга 2 сәгать кала рассадага су сибәләр. Шытымнарны күчереп утыртачак савытның ¾ өлешенә туфрак салалар һәм тыгызлыйлар. Таякчык яки каләм ярдәмендә уем ясыйлар. Уемның тирәнлеге тамыр озынлыгына тигез булырга тиеш. Һәрбер шытымны туфрагы белән бергә ипләп кенә таякчык яки бал кашыгы ярдәмендә алырга һәм әзер савытка утыртырга кирәк. Борыч һәм баклажаннарны шул ук тирәнлеккә утырталар. Ә томатларны орлык янындагы иң беренче яфракларына кадәр күмеп утырталар. Шуннан соң һәр үсентегә бүлмә температурасындагы су сибәләр һәм яхшы яктыртыла торган урынга куялар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса