Алоэ белән сак эш итегез
Кавыктан котылу, чәчне ныгыту өчен, баш тиресенә көн саен алоэ согы сөртергә кирәк.
Дәвалану курсы - 2-3 ай. Шулай ук мондый битлек тә чәчкә файдалы булачак: тигез күләмдә бал, кастор мае, алоэ согы алып, яхшылап болгатып, юеш чәчкә сыларга, соңыннан шампунь белән юып
төшерергә.
Шуны онытмагыз: цистит, геморрой, бавыр һәм үт куыгы авырулары булганда, йөклелек вакытында алоэ согы белән дәвалану тыела. Алоэ препаратларын озак вакыт кулланганда, организмнан минераль матдәләр, бигрәк тә калий күп чыгарыла, бу исә су-тоз алмашын боза.
Алоэ согын куллануның тискәре йогынтылары бар
Алоэ, көчле биостимулятор булу сәбәпле, аның препаратлары онкологик авырулар, фиброз шешләре, полиплар вакытында билгеләнми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа