Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Көзге витаминнар

Балан

Баланда суык тидереп авырганда булыша торган 25 төрле  биологик актив матдә, шул исәптән витаминнар, минераллар, органик кислоталар бар.

Шуңа өстәп ул кан басымын төшерә, холестерин күләмен киметә. Ә менә каны тиз оеша торган кешеләргә, кан тамырларының киңәюе, гастрит һәм ашказаны белән интегүчеләргә, бала көтүче хатыннарга аны ашарга ярамый.

Балан җимеше кан тамырларын ныгытучы матдәләргә, С, А витаминнарына, эчәклекне чистарта торган пектиннарга, эфир майларына бай. Анда фосфор, магний, калий, тимер, марганец, бакыр, йод бар. Ул йокысызлыкка каршы да көрәшә.

 

Кара миләш

 

Кара миләш йодка бай. Беренче чиратта ул калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Шулай ук анда аскорбин кислотасы, К, Е һәм В витаминнары, бор, бакыр, калий, кальций, магний, тимер, крахмал, органик матдәләр бар. Ул организмны токсиннардан, шлаклардан чистарта. Канның оешу сәләтен көчәйтә - каны тиз куера торган кешегә сак кулланырга кирәк. Кара миләш кан басымын төшерә. Шуңа да аны кан басымы түбән булганнарга ашарга ярамый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса