Көзге депрессияне булдырмас өчен нишләргә?
Елыйсыгыз килсә, елагыз. Күз яше эмоциональ киеренкелекне бетерә.
lТабигатькә ешрак чыгарга тырышыгыз.
lЙокыгыз туйганчы йоклагыз.
lФизик күнегүләр ясагыз. Әгәр дә спорт белән күптәннән шө-гыльләнәсез икән, физик күнегүләрнең авыррак төрен сайлагыз. Физик яктан ару депрессия белән көрәшүдә нәтиҗәле чара.
lБерәр шөгыль табыгыз. Рәсем ясагыз, чигегез, бәйләгез...
lҮзегезгә бүләк ясагыз.
lМузыка тыңлагыз, китап укыгыз, кинога, театрга барыгыз. Шоколад ашагыз.
lВакытыннан алда үләргә ашыкмагыз. lӘлегә кадәр нәрсәгә ирешкәнегезне һәм алда нинди планнарыгыз барлыгын искә төшерегез. Сөтле чүлмәккә төшкән ике тычкан турындагы әкиятне хәтерлисезме? Аларның берсе кө-рәшәсе килмичә, сөткә батып үлеп киткән. Ә икенчесе, сөтне болгата-болгата каймак ясап, сикереп чыккан. Нәтиҗә - чыгу юлын һәрвакыт табарга була.
lҖитди карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.
lҮз алдыгызга зур бурычлар куймагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа