Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кабакның файдасы күп

Кабак составында витаминнар һәм каротин күп. Бу яшелчәдә балалар өчен кирәкле Д витамины күп булуын да онытмаска кирәк.

Мәгълүм булганча, Д витамины баланың үсешен тизләтә, ә өлкәннәр өчен организмдагы кальцийны үзләштерергә ярдәм итә. Өстәвенә кабакта булган B, C, P, PP, E витаминнары картаю процессын акрынайта, гәүдә авырлыгын да нормада тотарга ярдәм итә. Башка алтынсу яшелчә, җиләк-җимешләр сыман, кабак та антидепрессант булып санала. Димәк, кабакны ешрак ашасагыз, күңел төшенкелеге һәм депрессияләр сезгә кагылмаячак.

Бу яшелчә организмда тиз үзләштерелә, шуңа да аннан әзерләнгән ризыклар профилактика һәм дәвалау үзенчәлегенә ия. Кабак йомшагы ашказаны согы бүленеп чыгуны тизләткәнгә күрә, табиблар бу яшелчәне ашказаны җәрәхәтләрен төзәтү өчен ешрак ашарга киңәш итәләр.

Кабакның минераль составы - тоз, фосфор һәм тимер организмда кан әйләнешен тәртипкә салырга ярдәм итә, анемия, атеросклероздан да дәвалый.

Пектинга бай кабак зыянлы холестерин белән дә көрәшә. Аның бөер, бавыр, эчәк авыруларыннан да дәвалау үзенчәлеген ачыклаганнар. Бу яшелчә эчне йомшарта, бәвел куу чарасы да булып тора.

 

Йөклелек вакытында токсикоздан котылырга теләсәгез, берәр кисәк кабак ашап куегыз. Ә уылган кабак боткасы сылап, тәннең экзема, пешкән һәм үлекләгән яраларын төзәтә аласыз. Уылган чи кабак эч катудан бер дигән ярдәмче.

 

Бөерне дәвалау өчен тәүлегенә ярты стакан чи кабак согы эчәргә кирәк. Баллы алтынсу сок тынычландыру үзлегенә дә ия. Йокысызлыктан интеккәннәргә ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә кабак согы ясап эчү дә җитә.

 

Кабак диетасы йөрәк өянәгеннән интеккән, бөере начар эшләгән кешеләргә тәкъдим ителә. Кабак балы исә бер кочак авырудан ярдәм итәчәк. Ул түбәндәгечә ясала:
Чистартып, угычтан уылган 1 кг кабакка 200 г шикәр комы кушып тугларга да, төнәтергә кирәк. Аерылып чыккан согын сүрән утта куерганчы кайнаталар да, әзер булгач, азрак кына дарчин(корица) яки канәфер кушалар.

 

Кабак орлыкларын исә борынгыдан эчтәге суалчаннарга каршы һәм сидек юллары авыруына дәва итеп кулланалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса