Колорадо коңгызыннан котылабыз
Мең дә бер киңәш

Колорадо коңгызыннан котылабыз

Без сезнең белән тәҗрибәле бакчачылар тәкъдим иткән химиясез генә колорадо коңгызыннан котылу ысулы белән уртаклашабыз.

Моның өчен 15 литр суга 1 кап горчица салабыз. Шуңа 9%лы  100 мл аш уксусы кушабыз. Килеп чыккан катнашманы яхшылап болгатырга кирәк. 


Шуннан соң аны бәрәңге сабакларына сибеп чыгабыз.