Мең дә бер киңәш

Кырмыскага каршы - дарчин

Җиләк түтәлен кырмыска басса, нәрсә сибәргә?

Күпләр «Великий воин» дигән препаратны сибә. Аны агач-куакларга, теплицага җәй буена 2-3 тапкыр сибәргә була. Шулай ук халык ысулын кулланып карарга мөмкин. Чәй содасына тоз кушып сибеп карагыз. Дарчин (корица) сибегез. Аның исен яратмый кырмыскалар.