Кузгалак: ярый-ярамый
Бакчада, болыннарда кузгалак өлгергән чор. Сусыл вакытында ашап калырга тырышыгыз. Ул нәрсәләрдән файдалы соң?
Кузгалак ашкайнату системасына уңай йогынты ясый. Бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Аллергия белән интегүчеләр өчен дә файдалы.
Кузгалактан ясалган төнәтмә эч китүдән булыша.
Кузгалак авыртуны баса, күпләп кан агуны туктата, организмның авыруларга каршы тору көчен арттыра.
Ә менә ашказаны асты бизе белән бәйле проблемалар булганда, подагра диагнозы вакытында, бөерләрдә таш булган кешеләргә, йөкле хатын-кызларга аннан тыелып торырга киңәш ителә. Кузгалак яфракларында кислота күләме югары булу сәбәпле, аны артык күп кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа