Бакчачыга киңәшләр: Кура җиләге
Чәчәк аткан чорда аны ашлама белән тукландыралар.
Ай уртасына кадәр аның 70 см.дан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр, бу алар ботаклансын өчен эшләнә. Аларның очында берничә өстәмә ботак барлыкка киләчәк, әнә шулар киләсе елда уңыш белән сөендерәчәк.
Июнь дәвамында бакчада төрле корткычлар барлыкка килмәгәнме яки чирләр баш калкытмаганмы икәнен күзәтеп тору мөһим.
Әгәр ончыл чык авыруы барлыгын сизсәгез, карлыган һәм крыжовникның зарарланган ботакларын кисеп алып яндырыгыз. Әгәр дә чир нык таралса, махсус препаратлар белән эшкәртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа